Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда үткәреләчәк чаралар
Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан республикада, шул исәптән Тукай районында да өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Районда әлеге ункөнлек кысаларында үткәрелүче чаралар хакында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева сөйләде.