Районга почта хезмәткәрләре кирәк
Бүгенге көндә район почта бүлекчәләрендә кадрларга кытлык бар. «Якты юл»ның төп укучылары газетаны нәкъ менә почта аркылы подписка белән алдыра. Шуңа күрә бу сорау редакция коллективын да борчый. Абунәче яртыеллыкка язылып, үз хәләл акчасын чыгарып салган икән, ул газетаны вакытында укырга, район тормышы белән танышып барырга тели. Ә бит язылу бәясенең саллы өлеше нәкъ менә почта хезмәтенә туры килә.