ЭКО-отряд «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә катнашты
Бу көннәрдә республикада, шул исәптән районда да «Татарстанның чиста урманнары» акциясе бара. Әлеге чара бездә инде матур гадәткә әверелеп килә. Табигатьне саклау чарасында урманчылар белән берлектә мәктәп укучылары да катнаша. Әйтик, Кече Шилнә мәктәбенең ЭКО-отряд вәкилләре 12 сентябрь көнне урман территориясен жыештырдылар hәм 50 төптән артык зәңгәр чыршы агачлары утырттылар.