Районда бүген якынча миллиард сумга төзелеш эшләре башкарыла
Ел саен билгеләп үтелә торган Төзүчеләр көненең нәкъ менә август аена туры килүе очраклы түгелдер. Төзелеш эшләренең төгәлләнү этабына кергән чорда әлеге һөнәр ияләре, бер ял алып, күпмедер күләмдә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый, хезмәт алдынгыларын барлый һәм алга план, бурычлар билгели.
Ә Төзүчеләр көне исә 1956 елдан үткәрелә башлаган. Сугыштан соңгы үсү чорында халык өчен яшәү урыннарына кытлык үзен сиздерә башлый. Нәкъ шушы чорда торак төзелеше киң колач җәя һәм иң кирәкле һөнәр иясе булып төзүче санала башлый.
Быелгы Төзүчеләр көнен Тукай районы нинди максатлар белән каршылый, нинди объектларда эш бара – бу турыда без башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илсөяр Абзаловадан сорадык.