Чишмәләрне барладык
Безнең халыкта сулыкларга элек-электән изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торганнар. Аның саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Чишмә янына туктап, бит кулы-кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың.