Минем гаиләм – ул минем дөньям
8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Һәр елны районның иң күркәм гаиләләренә шушы истәлекле көн уңаеннан тугрылык медале тапшырыла. Узган ел әлеге бүләккә Әҗмәкәй авыл җирлегеннән Шәйдуллиннар гаиләсе лаек булган иде. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаилә башлыгы
Рәшит тә, хуҗабикә Илһамия дә авыл хуҗалыгы өлкәсендә – «Гигант» җәмгыятендә эшлиләр.
Бу елны исә медаль Борды авылыннан Лаврентьевларга тапшырыла. Бәйрәм тантанасы иртәгә Борды авылы мәдәният сараенда узачак. Алар турында сез газетаның киләсе саннарында укырсыз. Ә бүген без сезгә районның хөрмәткә лаек тагын бер гаиләсе – Биклән авылыннан Рәзинә һәм Ренат Миңнеяровлар турында язма тәкъдим итәбез.