Иске Җирекледә язгы су агымын бакчалар артыннан җибәрергә ниятлиләр
Быелгы кыш карга ярлырак булса да, яз суга бай булды. Нәкъ менә шул кар катламының юкалыгы аркасында басуларда җир туңган. Һәм язын һава торышы, көттереп булса да, бик кискен җылытып җибәргәч, кар сулары, җиргә сеңеп өлгермичә, ташу булып урамнар, бакчалар аша юл алды. Социаль челтәрләрдә Тукай районы авылларының су эчендә...