Исерек килеш руль артына утыручылар кимеми
Ел башыннан район ЮХИДИ хезмәткәрләре руль артына исерек килеш утырган 14 йөртүчене административ җавапка тартканнар. Мондый хәлдә машина йөртү правадан мәхрүм ителүгә генә түгел, кеше гомерләре өзелүгә дә китерергә мөмкин. Чөнки алкоголь куллану реакцияне киметә, куркуны юкка чыгара, ә тизлекне арттыра. Һәлакәтләрнең иң куркынычлары да нәкъ менә исерткеч эчемлекләр аркасында...