Яңа Бүләк авылы халкы Илһам Шакиров белән горурланып яши
Илһам агага исемне дә бик белеп кушканнар. Ул үзенең моңлы тавышы белән татар дөньясын әсир итеп, гасырларга, юк, берничә гасырга кабатланмас моң өлгесе булып калыр. Кабатланмас моңы белән татарны бөтен дөньяга танытты, авылыбызның гына түгел, барлык татар дөньясының горурлыгына әверелде.