Гөлфия Мәхмүтова һәм Мәхтүмә Сәлахова: «Барлык матбугат чараларыннан иң якыны – «Якты юл»
«Якты юл» газетасына гомер буе тугры калган абунәчеләребезгә рәхмәт дими ни дисең?! Аллага шөкер, бар андыйлар. Һәм район басмасы турында бик яратып, үз итеп сөйлиләр, сүзен сүзгә укып баралар. Боерганнан Гөлфия апа Мәхмүтова да шундыйлар рәтендә. «Киләбез әле, сезне дә газетада язабыз», - дигәч, үзе генә түгел, безнең белән аралашуга...