Тукай районы Әҗмәкәй авылында үткән зират өмәсендә 45ләп кеше катнашты
1 май көнне Әҗмәкәй авылында яшәүчеләр, читтән кайткан авылдашлар күмәкләшеп зират өмәсенә чыктылар. Авыл имамы Әмирҗан хәзрәт оештыруында өмәгә 45ләп кеше җыелды. Өлкәннәр, урта яшьтәгеләр күп иде, яшь буын да актив булып килде. Көн дәвамында зиратта шактый эшләр башкарылды: карт агачлар киселде, киң таралган ботаклар чабылды, территориядән чүп җыелды. Әлегә...