«Кыш бабайга хат» бәйгесенең беренче катнашучылары бар
«Якты юл» газетасы «Кыш бабайга хат» дип аталган Яңа ел алды бәйгесе игълан итте. Бәйгенең төп максаты - үзенчәлекле итеп Кыш бабайга хат язу. Районда сүзгә үткер, тапкыр, шаян кешеләр яши. Яше-карты шигырь дә яза, такмак та чыгара, мәзәген дә әйтеп бирә. Аларның хатлары да, һичшиксез, үзенчәлекле булырга тиеш дип...