Грипп кына димәгез...
Без шундый халык инде: тән температурасы күтәрелсә, томау төшсә, ютәлли башласак, өйдәге чаралардан файдаланып, дәваланырга керешәбез: сөт кайнатабыз, төрле үлән төнәтмәләре ясыйбыз, бал белән чәй эчәбез. Ике-өч көндә тереләбез, янәсе. Чыннан да, тын юлларына салкын тию билгеләре белән грипп авыруы үзара охшаш. Ә авыруны һәм аңа дәваны табиб кына билгели...