Куркынычсызлык каешын тагуны кирәк санамыйлар
Август аенда ЮХИДИ инспекторлары, участок вәкаләтлеләре, суд приставлары катнашында үткән профилактик чараларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 319 очрагы теркәлде. Кызганычка каршы, куркынычсызлык каешын тагуны кирәк дип санамаган машина йөртүчеләр саны кимеми. Бу юлы шундый 122 очрак буенча беркетмә төзелде. Рөхсәт ителмәгән урында каршы юнәлештәге полосага чыгу да бик еш очрый....