Яңа технологияләр үзләштерәбез
Мин авыл кызы. Буа районы Нурвахит авылында мал-туарлы гаиләдә үстем. Яшьтән үк мал карарга һәвәс идем. Әти-әниемә булышып, авылда хөрмәтле һөнәр иясе, мал табибы Илдус абыем кебек кешеләргә ярдәм итәсе килеп, аларның чирле хайваннарын дәвалап савыктырырга хыялланып үстем. Әкияттәге доктор Айболит кебек мәрхәмәтле буласым, кешенең якын дуслары - этләр, песиләр,...