Гадел исемнәре кайтты соңарып
Күзкәй авылы китапханәсендә репресия корбаннарын аклау көненә багышланган кичә узды. Очрашуга килгән нахакка рәнҗетелгән, иленнән сөрелгән авылдашларның туганнары , оныклары гаиләдә буыннан-буынга күчеп сакланган истәлекләре белән уртаклаштылар. Авылдан хәләл көче белән аз-маз хәлле тормыш алып барган 27 кеше сөрелгән, йорт-җире таркатылган, таланган.
Кичәдә шулай ук "Хәтер" китабыннан өзекләр укыдык, билгесез...