Волейбол ярышлары буенча чемпионат үтә
6 ноябрь көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спортзалында, Татарстан Конституциясе көненә багышланган, волейбол буенча чемпионат үткәрелә. Анда барлык авыл җирлекләренең җыелма командалары катнашачак дип көтелә. Командаларны теркәү сәгать 8.30да, уен сәгать 9да башланачак. Волейбол уеннары буенча чемпионатта катнашу өчен махсус заявкаларны 1 ноябрьгә кадәр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм...