Депутатлар Васил Хаҗиевны бертавыштан Тукай районы башлыгы итеп сайлады
Буген, сайлаулардан соң, Тукай муниципаль район Советының беренче утырышы узды. Аның эшендә авыл җирлекләреннән сайланган, Уставта каралган 46 депутатның 44е катнашты. Кече Шилнә авыл җирлеге буенча район Советына вәкил һәм авыл җирлеге башлыгы әлегә сайланмаган. Ике утырыш үтүгә карамастан, биредәге депутатлар бу вазыйфаларга кемнәрне сайлау турында бер фикергә килә алмый....