Сез сайлауга ни өчен барасыз?
Гомәр Хәйруллин,
агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты рәисе:
- Үткән сайлаулардан соң узган кыска гына вакыт арасын күз алдыннан үткәрәм дә республикабыздагы һәм районыбыздагы күптөрле уңай үзгәрешләр белән горурланам. Татарстаныбызның Россиядә әйдәп баручы республикага әйләнүенә, аның дөньякүләм ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрүенә, халкыбызның мәдәнилегенә, эш сөючәнлегенә, кунакчыллыгына чиксез шатланам. Районыбызда...