Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре!
Барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхет-шатлык һәм яңа хезмәт үрләренә ирешүегезне телибез.
Сез республикабыз авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы иң әһәмиятле урынны алып торучы ветеринария хезмәтен башкарасыз. Хезмәтегез гаять авыр, шул ук вакытта иң кирәкле һәм иң җаваплы. Райондагы малларның сакланышы, йогышлы авыруларга каршы...