Һава торышы игенчеләрне борчуга салган иде. Шөкер, көннәр аязды
Бертуктаусыз явып торган яңгырлардан соң, ниһаять, аяз көннәр дә килде. Район игенчеләре шуңа куанып, басуларга юл тотты.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, атна башына көзге арышны һәм бодайны урып-җыюга барлык хуҗалыклар да чыккан диярлек. Сишәмбе көнгә җәмгысы 3050 гектар иген суктырылып, 8870 тонна ашлык...