Тукайлылар тизлекне көннән-көн ныграк арттыралар
Район буенча ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, июнь аенда район территориясендә барлыгы 120 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән һәм 1 кеше үлгән. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау һәм кисәтү максатыннан үткәрелгән дүрт рейдта тизлек режимын бозган 155 йөртүче, куркынычсызлык каешын такмаган 56 йөртүче теркәлгән. Исерек килеш руль...