Яшьләр көне белән!
Кадерле яшьләребез - егетләр, кызлар!
Барыгызны да күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Яшьләр көне белән тәбрик итәм. Сез - өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз.
Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алды. Күпләре белемнәрен...