Тукай районында шомырт чәчәк ата (фото)
Бу шау чәчәктә утырган шомыртларны фотога төшереп, безгә газета укучыбыз Флюрә Ганиева юллаган. Яңа поселогының Рәис Гайнуллин урамында, үзәктә, бар кешеләрне сөендереп, ап-пакъ болытка төренеп утыра бу агачлар. "Кызганыч, башларны әйләндерерлек хуш исне генә конвертка салып җибәреп булмый", ди якташыбыз, шаяртып.