Исерек килеш полиция кулына эләксәң, Яр Чаллыга айныткычка яки больницага җибәрәләр
Татарстанда Яңа ел бәйрәме алдыннан айныткычлар ачу соңгы елларда гадәткә керде. Эчке эшләр министрлыгы реформасы вакытында ябылып беткән «милиция» айныткычларының кирәге чыкты. 2015 елның 1 январеннан аны Яр Чаллыда да ачу күздә тотыла.
Артык нык эчкән гражданнарны кая да булса урнаштыру мөмкинлеге булганда урамнарда талаулар да азаер, кеше үтерүләр кимер...