«Кама» агрофирмасы сынау суктыруы үткәрде. Уңышы әйбәт күренә
- Җитезрәк егетләр!.. Алмаз, бункерыңны бушат, машина килде!.. Бодайның җилемчәсе ничек, яхшымы?
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә «Кама» агрофирмасының Шилнәбаш авылыннан ерак булмаган көзге бодай кырында менә шундыйрак сөйләшүгә тап булдым. Бу көнне хуҗалык механизаторлары икмәк уңышын билгеләү өчен беренче тапкыр иген кырына - сынау суктыруга төште.