Иске Җирекледә урам юлларын төзекләндерәләр
Җәй башында Яр Чаллыдан Бигеш аэропортына бару юлында яңа асфальт салдылар. Шул участоктан куптарылган иске асфальттан районның бу ягында урнашкан берничә авылына өлеш чыкты, махсус комбайн белән ваклап алынган әлеге асфальт урамнарны ремонтларга бик тә ярады. Иске Җирекле авылының да өч урам халкына әлеге бәхет елмайды.