Сугыш еллары балалары һәм тыл ветераннары дәүләттән аерым ярдәм сорый
Районда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм митинглары 8 май көнне башланып китте һәм һәр авылда зурлап уздырылды. Сәмәкәйдәге митинг та, гадәттәгечә, истә калырлык, күңелләрне кузгатырлык итеп оештырылган иде. Тик бер генә нәрсә үкенечле - бәйрәмгә килгән ветераннарның саны гына елдан-ел күзгә күренеп кими. Әле берничә ел элек кенә биредә...