Коррупциягә каршы көрәштә хакимият органнарының, халыкның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының бер булуы кирәк
Коррупциягә каршы көрәштә хакимият органнары вәкилләре, халык һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бер булып эшләргә тиешләр, дип ассызыкланды кичә Алабуга шәһәрендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен үткәрелгән укыту семинарында.
Соңгы арада коррупцион характердагы җинаятьләр турында мәгълүмат чаралары аша еш ишетелә, халык мондый очракларны нәкъ менә эфир һәм газета-журнал битләре, интернет аша белә....