Иске Дөреш авылында ремонттан соң ачылган клубта бүген чыршы бәйрәме узды
1973 елдан бирле ремонт күрмәгән бина, ниһаять, төзекләндерелеп, аны ачу тантанасы узды. Бәйрәмгә район башлыгы Васил Хаҗиев, Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова да килгән иде. Җитәкчеләр мәдәният йортын төзергә булышкан һәрбер кешегә рәхмәт әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды.