Каз ярминкәләре башлана
Декабрь аенда шәһәрдә Яңа ел алдыннан гадәткә кергән каз ярминкәләре үтә. 14, 15, 21 һәм 22 декабрьдә ярминкәләр Азатлык мәйданында «Палитра» сәүдә үзәге районында, 28 декабрьдә Сарман трактында («Олимпия» кибетеннән Жуков урамына кадәр), 28, 29 декабрьдә - «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин урамы һәм Халыклар дуслыгы проспекты кисешкән урында) оештырылачак. Ярминкәләрдә...