Талауда гаепләнүче җаваплылыкка тартылды
Бәтке авылында яшәүче 25 яшьлек ир-ат РФ Җинаятьләр Кодексының 161 маддәсе, 2нче өлеше, "г" пунктына караган (талау, чит кеше милеген ачык рәвештә урлау) җинаятьтә гаепле дип табылды һәм Тукай район суды карары нигезендә 2 ел сынау шарты белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.