Иң яхшы китапханәләрне билгеләделәр
Кичә район хакимиятендә үткән мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә "Елның иң яхшы китапханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге китапханәче һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы һәм иҗади эшләүче китапханәчеләрне ачыклауны күздә тота. Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлүсә Фахруллинаның әйтүенә караганда, һөнәр осталары китапханәләренең бизәлеше, эшне оештыруга иҗади мөнәсәбәт, китап укучыларның фикерләреннән...