Шуар өчен таучыгы да бар
Круглое Поленың "Зәңгәр вагон" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышлап бәйрәм үткәрелде. Чарада кече, урта, өлкән һәм әзерлек төркеме балаларының барысы да катнашты. Бакчада тәрбияләнүчеләр әтиләргә, бабайларга, абыйларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Спорт уеннарында исә балалары белән бергә әтиләр үзләре дә ярышты.
Бакчаның уен мәйданчыгында боздан фигуралар ясау да...