Грипп белән авыручылар әлегә юк
Ноябрь башыннан актив рәвештә гриппка каршы профилактика эше алып барыла. Районда барлыгы 7020 кешегә прививка ясалды, бу тиешленең 77,2 проценты дигән сүз. Мәҗбүри вакцинацияләнергә тиеш булган категориянең - мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренә йөрүчеләрнең, мәктәп балаларының, мәгариф һәм медицина хезмәткәрләренең барысына да, алтмыш яшьтән өлкәнрәкләрнең 73 процентына прививка ясалды. Предприятиеләрдә эшләүчеләрдән...