Балалар арасында шигырь бәйгесе
16 ноябрьдән районда "Балачак - бәхетле чак"дип исемләнгән сәнгатьле шигырь уку бәйгесе башлана. Бәйгедә 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашачак. Беренче тур райондагы 3 куст буенча - Круглое Поледагы "Голубой вагон", Калмаштагы "Ләйсән", Шилнәбаштагы "Тополек" балалар бакчаларында оештырыла. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге...