20 декабрь 2021 яңалыклары
-
Коронавирус фикеремне үзгәртте
Телевизор экраннарыннан, газета битләреннән: «Короновируска каршы прививка ясатыгыз», –дип чыгыш ясаган табибларның, танылган кешеләрнең сүзләренә, дөресен генә әйткәндә, игътибар итми идем. Вакцинацияне дә кирәкле чара итеп санамадым.
-
«Без спортны яратабыз!»
«Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт белән актив тормыш алып баручы райондашларыбызны ачыклау йөзеннән «Без спортны яратабыз!» дип исемләнгән бәйге игълан итте. Конкурска кызыклы фотолар һәм аларга аңлатма биргән зур булмаган язмалар кабул ителә.
-
Мөгаллимә әбине Минзәләдән дә котладылар
Көзләр җитте, тагын ямансу, Күчмә кошлар китте көньякка. Төенчеген төйни-төйни, Сагыш моңын көйли-көйли, Әбиләр дә килде кунакка.
-
Ирек Таңы авылының терәге
Почтальон – халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Берара районыбыз җирлегендәге кайбер авылларда бу юнәлештә кадрларга кытлык булды – почта бүлеге башлыгы, хат ташучылар җитмәде. Бу безгә – басма массакүләм мәгълүмат чаралары эшенә зур зыян салды. Алтыннан бәһале булган кадерле вакыт сарыф ителгән һәм күп хезмәт куеп дөнья күргән газетаның үзвакытында укучыга килеп ирешмәвенә борчылдык. Икешәр вазыйфаны үз иңенә алган фидакарьләр аркасында быел хәл бераз уңай якка үзгәрде. Бу, күп очракта, авыл кибетендә сатучы булып эшләүче кешенең хат ташучы хезмәтен алып баруы белән дә бәйле.