19 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Боерганда сайлаучыларның яртысыннан артыграгы референдумда катнашты
Тукай районының Боерган, Колыш, Таулар, Туера авыллары халкы Боерган авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогына килеп тавыш бирәләр. Халык бик актив, дип хәбәр итә участок сайлау комиссиясе әгъзалары. Биредә барлыгы 560 сайлаучы теркәлгән. Хәзерге вакытка яртысыннан күбрәге инде үз тавышларын бердергән. Сәгать 12 гә исә сайлаучыларның 38 проценты референдумда катнашып...
-
Тукай районы авыл җирлекләрендә референдумда халык актив катнаша
Тукай районы авыл җирлекләрендә бүген үзара салым акчасы буенча референдум уза. Халык актив катнаша, дип билгеләп үтә сайлау участоклары әгъзалары. Калмия авыл җирлегенең 2637 нче сайлау участогы референдум көнне үз эшен иртәнге 7 дә башлап җибәрде. Биредә барлыгы 395 сайлаучы. Беренче сайлаучы исә участок ачылып ярты сәгать узуга килде. Гимазетдин...
-
Консервантларны дөрес сайлап алу мөһим
Ел саен уңган-булган хуҗабикәләр кышка консервлар ясый. Кышкы озын кичләрдә кетердәп торучы маринадланган кыяр, тәмле-тәмле помидор тозланмалары һәм авыздан сулар китерүче салат, лечоларны ашау рәхәт бит. Консервлар тәмле һәм зыянсыз булсын өчен, консервантларны дөрес сайлау мөһим.
-
Тукайлы вә Сәйдәшле Мерәстә китап бәйрәме үтте
Күптән түгел шушы исем астында авылыбызның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган саллы китап басылып чыкты. Аңа Татарстан, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, җиде китап авторы, танылган журналист Әлфия Самат дөнья күрсәтте. Шушы сөенечле вакыйга уңаеннан, Мерәстә уздырылган китап бәйрәме авыл кешесен генә түгел, читтә яшәгән авылдашларны да чакырып кайтарды. Ул көнне алар,...
-
Телевизор күрсәтмәячәк
20 ноябрь көнне иртәнге сәгать 8дән кичке 4кә кадәр Яр Чаллы радиотелеүзәгендә ремонт үткәрелү сәбәпле, Тукай районында әлеге үзәк аша эшләүче барлык программалар вакытлыча өзелеп торачак.
-
«Газетада укырлык, газетага язарлык әйберләр бик күп»
Әле октябрь аенда гына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына ташламалы бәядән язылу ункөнлеге булган иде. Шул вакытта язылырга өлгермәгән укучыларыбыз соңыннан шалтыратып та, шәхсән үзебездән дә «Тагын кайчан була?» дип күп тапкыр сорады. Инде төгәл датасы мәгълүм булгач, укучыларыбызга хәбәр итәбез - декабрьнең беренче декадасында газетага ташламалы бәядән язылып булачак.
-
Референдум актив рәвештә Тубән Суыксу авыл җирлегендә дә бара
Референдум актив рәвештә Тубән Суыксу авыл җирлегендә дә бара. Монда халык 2656 номерлы участокта уз фикерен белдерә. Сәгать 9га 126 кеше сайлауда катнашты инде, бу барлык халыкның 14 проценты дигән суз, дип белдерә район ЗАГС булеге башлыгы ЭльВира Мостафина.
-
Түбән Суыксуның ял паркына агачлар утыртылды
Түбән Суыксуның ял һәм мәдәният паркы киләсе язга тагын да яшелләнәчәк - биредә 28 төп чыршы агачы утыртылды. Бу изге гамәлне урта мәктәпнең VIII сыйныф укучылары башкарды. Үсентеләр җирлеккә Горзеленхоз оешмасыннан үзара салым акчасына сатып алынды. 50 төп агачның 5есе Югары Суыксу, 5есе - Куады һәм тагын 5есе Яңа Мусабай...
-
Югары Суыксу авылында да халык референдумда үз тавышын бирә
Югары Суыксу авылында иртәнге 7 дән үк 2657 номерлы сайлау участогында референдум үз эшен башлап җибәрде. "Халык әле бик актив түгел, ләкин соңга калмаслар, әкренләп килә башларлар", - дип хәбәр итә район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.
-
Калмия авылында беренче сайлаучыга бүләк тапшырдылар
Калмия авыл җирлегенең 2637 нче сайлау участогы референдум көнне үз эшен иртәнге 7 дә башлап җибәрде. Биредә барлыгы 395 сайлаучы. Беренче сайлаучы исә участок ачылып ярты сәгать узуга килде. Гимазетдин абый Фәрхетдинов катлаулы сугыш чоры баласы - 1943 елгы. Хезмәт тәмен тоеп үскән кеше. Гомер буе "Искра" колхозында машина йөртүче...
-
Бүген Тукай районында референдум уза
19 ноябрьдә район территориясендә җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен үзара салым җыю буенча референдум үтә. Чара, Кече Шилнә авыл җирлегеннән тыш, 22 җирлектә уза. Бүген иртәнге 7 дә Тукай районында территориаль сайлау комиссиясе һәм 40 сайлау участогы үз эшен башлап җибәрде. Тавыш бирү кичке 8 гә кадәр мөмкин булачак. Калмия...