19 апрель 2018 яңалыклары
-
Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды
Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була. Казанда FIFA төп билет сату үзәге үз эшен башлап җибәрде. Ул Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта урнашкан. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) рәсми сайтында хәбәр ителә. Биредә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында онлайн сатып алынган билетларны алырга...
-
Халыкның ягулык сатып алырга акчасы юк – Алмаз Гайнетдинов
Татарстан ягулык станцияләрендә уртача чек - 300 сумны тәшкил итә, ди "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе. Татарстанда ягулык алу буенча уртача чек бәясе төшкән. Бу хакта "Татар-информ"га "Автогазсервис-Т" ҖЧҖ оешмасы җитәкчесе Алмаз Гайнетдинов әйтте. "Бүген ягулык салуның уртача чек бәясе төште. Бер-ике ел элек 500-1000 сумга ягулык салган булсалар, бүген инде...
-
Мари Эл татар яшьләре "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе уздыра
Программада бәйрәм концерты, кызыклы уеннар, флешмоблар каралган. Мари Эл башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узачак. Бу хакта күрше республиканың Татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә. Казанда йөзләгән татар яшьләрен үзенә берләштергән һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән проектны Мари Элда Татар мәдәнияте үзәге "Бердәмлек" татар яшьләре берлеге белән берлектә оештыра....
-
Нью-Йорк татарлары "Тукай энциклопедиясе" белән танышкан
Америка татарлары ассоциациясе Тукайны искә алу кичәсе оештырган. Нью-Йорк татарлары Габдулла Тукай (1886-1913) истәлегенә кичә уздырган. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, чара Америка татарлары ассоциациясе тарафыннан оештырылган. Кичәдә шагыйрьнең әсәрләре яңгыраган. Моннан тыш, ассоциация әгъзасы Рәшидә Бакирова "Тукай энциклопедиясе" хакында мәгълүмат биргән. Исегезгә төшерәбез, "Тукай энциклопедиясе" - татар телендә эшләнгән...
-
Чаллыда автозаправка хезмәткәре урланган автомобильдә әйләнеп капланган
Сарман районына илтә торган юлда ул идарәсен югалтып, авариягә юлыккан. Чаллыда автозаправка хезмәткәре урланган автомобильдә әйләнеп капланган. Авария 18 апрельгә каршы төндә булган. Минзәлә трактында урнашкан автозаправка станциясенең исерек хәлдәге 19 яшьлек хезмәткәре Россия автомобилен урлап алып киткән. Чит кеше машинасында ул үзенең туган ягына - Сарман районына юл тоткан....
-
Бестселлерлар авторы Эльчин Сафарли Казанга килә, тик аның белән очрашу ихтималы зур түгел
Очрашу Татарстан Милли китапханәсендә 21 апрель көнне була. Казанга "Библионочь-2018" традицион фестивале кысаларында танылган азәрбәйҗан язучысы Эльчин Сафарли киләчәк, әмма инде аның белән очрашу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә. Оештыручылар моны Татарстан Милли китапханәсе Уку залының 120дән артык кешене кабул итә алмавы белән аңлата. Шунлыктан очрашуга катнашучыларның теркәлү исемлеге инде ябылган. Очрашу...
-
Татарстанда Сабан туе көне билгеле булды
Быел Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. 2018 елда Сабан туе татар милли бәйрәмен уздыру көнен билгеләгән Карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Татарстан Республикасы авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республиканың шәһәрләрендә, Сабан туе 16-17 июньдә булачак. Казанда һәм Чаллыда Сабан туе...
-
Кыярны өскә үрмәләтү отышлырак
Кыяр теләсә нинди шартларга яраклаша. Әмма җирдә үзе теләгәнчә үскәндә, ул бар буш урынны яулап ала, җыйганда, үзең дә сизми, сабакларын сындыра, имгәтә башлыйсың. Мондый кыяр уңышын озак бирә алмый, тиз чиргә бирешә, саргая. Шпалерга үрмәләтеп үстергәндә, беренчедән, үстерү мәйданы кечерәя. Икенчедән, үсемлеккә яктылык яхшырак үтеп керә. Кыярны ачык грунтта,...
-
Атеросклероз
Атеросклероз - артерияләр системасының хроник авыруы. Ул май алмашы бозылу нәтиҗәсендә килеп чыга. Атеросклероздагы үзгәрешләр башлыча зур артерияләрнең эчке элпәсендә барлыкка килә. Алар булавка башы күләменнән алып, берничә сантиметрга җиткән зурлыктагы соры таплар яки аксыл калынаюлар (төерләр) рәвешендә була.
-
Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ирекле укытуга каршы чыгыш ясады
Дәүләт Советы рәисе милли телләрне ата-аналарның теләге белән укыту төбәктә яшәүчеләрдә «кыенлыклар һәм аңлашылмаучанлык китереп» чыгара диде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, татар телен ирекле укыту җәмгыятьне икегә аерды һәм аны гамәлдән чыгарырга кирәк. ТАСС хәбәрчесенә биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде. «Без тыю, чикләү юлы белән уртак...
-
Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүгенге яңгырның төгәл вакытында явуын белдерде
"Ләйсән яңгыр җирне утырта һәм чәчүгә әзерли",- диде министр урынбасары. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенге яңгырның бик вакытлы явуын әйтте. "Язның беренче яңгыры - ләйсән яңгыр бар табигатькә файдалы яңгыр. Ул кыш буе җыелган пычракны, тузанны юа, табигатьне яшәртә. Безнең өчен аның иң зур файдасы - ул...
-
Тукай районында ВИЧ белән күбрәк яшь ир-атлар авырый
Кешенең иммун системасына дәвалап булмаслык зыян сала торган ВИЧ инфекцияле пациентларның бүгенге уртача портретына күз салсак, ул ир-ат, 30-39 яшьләрдә, социаль яктан яраклашкан, эш урыны бар һәм авыруны парентераль юл белән, ягъни шприц, инәләр, яисә кан аша йоктырган. Үзәк дәваханә табиб-инфекционисты Мәрьям Нурхәмитова әйткәнчә, 1989 елдан бирле Тукай районында 104...
-
Рәхим итегез
20 апрельдә, 17 сәгатьтә, «Энергетик» мәдәният сараенда «Фотообъективта - Чаллы тарихы» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул 4нче ел рәттән уздырыла. Шул ук көнне 18 сәгатьтә исә зур залда Ольга Кузьмичева-Дробышевскаяның Чаллы турындагы яңа китабы презентациясе оештырыла. Керү ирекле. Белешмәләр өчен телефоннар: 70-16-50, 70-16-24. 6+
-
Котлау, игъланнарны алданрак бирергә кирәк
Бәйрәм көннәрендә газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2 май (чәршәмбе) саны, 1 Май бәйрәмнәре булу сәбәпле, төшеп кала. Ул атнада газета җомга, 4 май көнне генә чыгачак. Ул сезгә 20 битле булып, «Атна вакыйгалары» кушымтасы белән бергә киләчәк. 9 Май - Җиңү бәйрәме, ул...