19 февраль 2020 яңалыклары
-
Юньле хуҗа зыянга эшләми
Әлеге сүзләр «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ еллык хисап җыелышының лейтмотивы булып яңгырады. 2019 елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм агымдагы ел бурычларын халыкка җиткерү җыелышы Биклән авылы мәдәният йортында узган шимбә көнне үтте. Анда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, «Р-Агро» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Зиатдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов катнаштылар. Хисап доклады белән «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ җитәкчесе Ришат Хатыйпов чыгыш ясады.
-
Яшь волейболчылар көч сынашты
Районда 2019-2020 еллар сезонында ТР «Мәктәп волейбол лигасы»ның муниципаль этабы турнирлары үтте.
-
Депутат дәрес бирде
Новотроицкое мәктәбендә «Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» дигән ачык парламент дәресе узды. Ул ТАССРның 100 еллыгын һм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү кысаларында оештырылган иде. Ирекле аралашу форматындагы дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов үткәрде.
-
Керемең турында мәгълүмат бир
Муниципаль хезмәткәрләр һәм дәүләт хезмәтендәгеләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти йөкләмәләр турында белешмәләр бирү 2020 елның 1 январенда башланды, 30 апрельгә ул төгәлләнергә тиеш. Декларация тапшыру тәртибе турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин сөйләде.
-
Резерв стационары
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән Тукай районы үзәк дәваханәсендә резерв стационары оештырылды.
-
Бердәм булсак, яшәеш тагын да яхшырыр
Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасын җыю дәвам итә. Быел Тукай районы буенча барлыгы 20 млн сум җыю планлаштырыла, ул акча республикадан 100 млн сумга җитеп кайтачак. Мусабай Завод авыл җирлегендә дә акча тапшыру актив бара. Җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева белдерүенчә, быел аны 1 мартка җыеп бетерү максат итеп куелган. Халык бу эшне чыннан да бик кирәксенә. Иртәрәк тапшырган саен, дәүләт акчасы да шулкадәр тизрәк кайтып, төзекләндерү эшләре дә иртәрәк башлана бит.
-
Бурычлыларны комиссия карый
Районда физик затларның милек салымнары буенча бурычлары 1 январьга 49 млн 915 мең сум тәшкил итә.