19 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Сыйныфташымнан авыл халкына бүләк
Кулыма «Әҗмәкәй – туган авылым» дигән китап килеп керде. Авторлары бертуганнар Әнисә Әшрәпова һәм Зәнфирә Шәмсетдиновалар икән. Сөендем, минем сыйныфташым китап язган. Без Әнисә белән Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә белем алдык.
-
«Безнең авыл хәбәрчесе»
«Якты юл» (Светлый путь) газетасы редакциясе «Безнең авыл хәбәрчесе» исемле бәйге игълан итә. Сез авылда яки шәһәрдә яшисезме – мөһим түгел. Туган авылыгыздан кызыклы хәбәрләр, төрле вакыйгалар, бәйрәмнәр, уңган-булган кешеләр турында кызыклы һәм гыйбрәтле язмалар җибәрегез. Темалар чикләнмәгән. Иң яхшы язмалар газета битләрендә һәм сайтта урын алачак. Бәйгегә нәтиҗә 2022 елның 18 маенда – Татарстан матбугаты көне алдыннан ясалачак.
-
Кар күп булса да, чистартырга тырышалар
Үткән ялларда кыш үзенең бар көчен, куәтен күрсәтте бугай. Бертуктаусыз буранлап яуган кар шәһәр һәм авыл урамнарын, машина юлларын берничә сәгатъ эчендә каплап бетерде. Хәер, дүшәмбе көнне дә, кичә дә явым-төшем туктап тормады. Ул гади кешеләргә генә түгел, торак-коммуналь хуҗалыгына да шактый кыенлыклар китерде.