18 апрель 2023 яңалыклары
-
Круглое Поле поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәр линейка РФ һәм РТ флагларын күтәрүдән башлана
Үткән линейкада укуда уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләделәр. Аннары линейкада сөйләшү патриотик темага дәвәм итте. Анда совет халкының нацистлар, фашистлар тарафыннан күргән геноциды турында искә алдылар һәм “Хәтер көне» темасына чыгышлар да булды.
-
Бөтен республика буенча бөек татар шагыйре Габдулла Тукая истәлегенә багышланган чаралар декадасы бара
Безнең Тукай районында да яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр шагыйрь турында белемнәрен тагын бер кат яңарттылар, шигырьләрен искә төшерделәр һәм аның әсәрләре буенча төшерелгән тирән мәгънәле һәм гыйбрәтле мультфильмнарны карадылар.
-
Әҗмәкәй авылы «Миннәхмәт» мәчетенең Рамазан аенда ишекләре тәүлек буе ачык
Биредә көн саен, мөселман кардәшебез ярдәме белән, ифтар ашы уздырыла. Әҗмәкәй авылының ифтар мәҗлесендә районыбыз башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев һәм аппарат җитәкчесе Гөлназ Рәис кызы Галишина да кунак булдылар.