17 октябрь 2015 яңалыклары
-
Яшь гаиләләр арасында барган «Иң яхшы хуҗалык» бәйгесе җиңүчеләре – Иске Абдулдан Әхтәмовлар
Районыбызда җәйдән бирле яшь гаиләләр арасында «Иң яхшы хуҗалык» дип исемләнгән конкурс барды. Әлеге бәйгедә Борды, Бордыбаш, Мәләкәс, Иске Абдул авылларыннан 6 гаилә катнашты.
-
Дөнья чемпионаты призеры Нәфис Хаҗиев: «Уңышка ирешү өчен башта җиңелергә дә туры килде»
Октябрь башында Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә армрестлинг буенча үткән Дөнья чемпионатында Россиянең җыелма командасына кергән республика спортчылары турында мәркәзебезнең мәгълүмат чаралары шактый язып, сюжетлар күрсәтте. Иң куанычлысы һәм горурландырганы әлеге яшьләр арасында безнең район егете Нәфис Хаҗиев та бар.
-
«Супер әби» исемен алу өчен сигез әби көч сынашты
Һәр елдагыча октябрь аенда, авылда бетмәс-төкәнмәс эшләрне бераз төгәлләп, кышка керергә әзерләнгән, бераз бушаган чорда районның әби-бабайлары «Супер әби» һәм «Супер бабай» исеме өчен көрәшә. Быел, кызганычка, бабайлар арасында бу бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр булмаган, әбиләрдән исә сигез кеше үз көчен сынап карарга уйлаган.
-
Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм ясадылар
«Шәфкать» үзәге белгечләре һәм «Спорт хәрәкәтләре» республика региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә өлкәннәр ункөнлеген дәвам итеп, Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр янына бардылар. Чара шашка һәм дартс уеннарыннан башланды. Шашка уены өлкәннәрнең яшьлек көйләре астында узды. Аннары социаль педагог бу йортта яшәүчеләр өчен «Мин Советлар Союзында тудым» дигән...