17 май 2018 яңалыклары
-
Чаллыда төзелеш мәйданында эшче һәлак булган
Өлкән яшьтәге ир-ат алтынчы каттан егылып төшкән.
-
Хөкүмәттә пенсия яшен арттыру хакында киңәшмә була
Пенсия яшен арттыру турындагы закон быел җәй үк кабул ителергә мөмкин.
-
Сыйфатлы орлык сайлыйбыз
Орлыкларны кайчан сатып алырга – бу сорауга тәгаен генә җавап бирүе кыен. Моны ел әйләнәсенә эшләп була. Мәсәлән, яшелчәләрнең орлыкларын гыйнвар-июнь айларында сатып алу яхшырак. Берьеллык чәчәкләрне исә – февраль-май айларында, икееллык чәчәкләрне көз көне алырга киңәш ителә. Суганнан үсә торган культураларны көз айларында сатып алу отышлы. Чөнки нәкъ шушы вакытта аларның бәяләре сизелерлек дәрәҗәдә арзаная.
-
«Лебедушка»да тәрбияләнүчеләр Хәрби Дан музеенда булдылар
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, «Лебедушка» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар «Патриот» хәрби дан музеенда экскурсиядә булдылар.
-
Табигатьне саклау буенча сорауларны прокурорга бирергә була
Татарстан Республикасы Казан районара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хәбиров 17 майда тукайлыларны кабул итә.
-
"Халыкара гаилә көне"
15 нче май көнне Боерган авылының "Акчарлак" мәдәният һәм ял үзәгендә искиткеч зур чара узды. Боерган авыл китапханәчесе хөрмәтле Флүзә Сәлимова аны махсус "Халыкара гаилә көне" нә туры китереп әзерләгән.
-
Иске Байларда сугыш ветераннарының һәрберсен исемләп телгә алдылар
Иске Байлар авылында һәр ел саен Җиңү көнен зурлап билгеләп үтү матур гадәткә әверелде. Авыл уртасындагы һәйкәл янына олысы-кечесе җыелды. Бәйрәм булса да, сагышлы ул. Ил азатлыгы өчен корбан булган карт бабалары, агаларының портретларын тотып тезелеп баскан балаларга карагач күңел тула – ничә буын алмашынды, ә хәтер яши, рәхмәтле һәр буын үзенең герой авылдашларын әнә шулай искә ала.