17 апрель 2019 яңалыклары
-
Балалар шигырь сөйли
Мәләкәс авылында «Тукай марафоны» кысаларында балалар шагыйрьнең шигырьләреннән видеотасмалар әзерли башладылар.
-
Тәртипсезләргә җәза биреләчәк
Район административ комиссиясе санитар-экология икеайлыгы кысаларында эш алып бара. Белгечләр авыл җирлекләрендә чистарту-төзекләндерү кагыйдәләре үтәлешен тикшерәләр. Әҗмәкәй авыл җирлегендә кагыйдәне санга сукмауның биш очрагы ачыкланды. Комиссия составында район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Дамира Мадярова, участок инспекторы Әмир Василов hәм авыл җирлеге башлыгы Марат Фазылҗанов эшләде.
-
Чираттагы «Тоннель»
18 апрель көнне иртәнге сәгать 7дән 9га кадәр район ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
-
Районкүләм өмәнең генераль репетициясе
Районда язгы өмәләр башланды. Әйтик, Иштирәк авыл җирлегендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты, «Тукайводоканал» хезмәткәрләре бергәләп генераль җыештыруга чыктылар. Өмәгә авыл халкы кушылды, мәктәп укучылары да үз өлешен кертте.
-
Язның бер көне ел туйдыра
Районның барлык хужалыкларында оешкан төстә язгы кыр эшләренә керештеләр. Без басуларга беренчеләрдән булып кузгалган «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре янында булып кайттык. Игенчеләр үзләренең җаваплылыгын аңлап эшли. Тиешле һава шартларыннан файдаланып, агротехник чараларны төгәл үтәгәндә генә мул уныш алырга гарантия бар.
-
Башкортстанда Татарстан көннәре академиклар очрашуы, концерт һәм хоккей матчы белән ачыла
Тантаналарның беренче көне мәдәни, спорт һәм иҗтимагый чараларга бай булачак.
-
Һәлакәттә хатын-кызлар зыян күрде
14 апрель көнне Яр Чаллы шәһәре ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә медицина ярдәме сорап 59 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә.