17 апрель 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Бүгеннән яз урнаша,чикерткәләр уяна ”
Бүген 18нче апрель районыбызда көндез +10 җылы, төнлә 0 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 754мм тәшкил итәчәк. Җил көнчыгыштан секундына 2-4м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:17 минутта, кояш бата 18:40 минутта. Бабайлар әйткән : "Бүгеннән яз урнаша,чикерткәләр уяна ".
-
Дөньядагы телләрнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный
Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылышында шул хакта хәбәр иттеләр. 2016 елда кулланышта булган 6700 телнең 40 процентына юкка чыгу куркынычы яный. Аз санлы төп халыклар мәсьәләләре буенча БМОның Даими форумы 17нче сессиясе ачылышында шул хакта хәбәр иттеләр, дип яза Татарстан Халыклар дуслыгы йорты...
-
Мөслимәләр “Хатын-кызлар мәктәбе” чарасында гыйлемнәрен арттыра
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөслимәләр өчен мастер-класслар оештыруны дәвам итә. "Хатын-кызлар мәктәбе" проекты кысаларында һәр атнаның сишәмбе көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөслимәләр өчен мастер-класслар оештыруны дәвам итә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә. Чираттагы очрашуда сүз хатын-кызлар өчен дәүләт тарафыннан каралган матди ярдәмне алу мөмкинлекләре турында барачак....
-
Тарих китапларына 30 ел эчендә бернинди яңалык кертелмәгән – Юрий Селезнев
Тарих фәннәре докторы Юрий Селезнев сүзләренчә, тарихи мәгълүматның күп өлешен җәмгыять мәктәптә үзләштерә. Тарих фәннәре докторы Юрий Селезнев сүзләренчә, тарихи мәгълүматның күп өлешен җәмгыять мәктәптә үзләштерә. Тарих китапларына 30 ел эчендә бернинди яңалык кертелмәгән, диде ул "Татар хакимлеге: җәбер" Түгәрәк өстәлендә. Түгәрәк өстәл бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге...
-
2019 елдан атмосферага күпме зарарлы матдә чыгарылуын исәпкә алу таләбе кертелә
Беренче категориягә керүче барлык объектларда, шул исәптән, чүп яндыру заводларында автоматик контроль датчиклары куелырга тиеш булачак. 2019 елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы чыганаклары булган беренче категориягә керүче барлык объектлар автоматик контроль датчиклары белән җиһазланырга тиеш булачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте...
-
Россия тарихыннан баш тартырга кирәк - Марат Гатин
Тарих фәннәре кандидаты Марат Гатин сүзләренчә, мәктәпләрдә гомум кешелек тарих укытылырга тиеш. Тарих фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) Федераль Университеты доценты Марат Гатин сүзләренчә, Россия тарихыннан баш тартырга кирәк. Мәктәпләрдә гомум кешелек тарих укытылырга тиеш, диде ул "Татар хакимлеге: җәбер" Түгәрәк өстәлендә. Түгәрәк өстәл бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани...
-
Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган
ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган. Быел Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына Россиядә 2,2 миллионнан артык билет сатылган. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе (FIFA) билет департаменты башлыгы Фалька Эллерга сылтама белән "Чемпионат" хәбәр итә. Фалька Эллер сүзләренчә, FIFA дөнья чемпионаты матчларына билетлар сатылу темплары белән...
-
ЮХИДИ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә
Штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучыны 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. ЮХИДИ штрафларны үз вакытында түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә, дип хәбәр итә Казан Дәүләт автоинспекциясе. Полицейскийлар штраф түләнмәгән очракта ул ике тапкырга артырга, ә хокук бозучы 15 тәүлеккә кулга алынырга мөмкин, дип әйтә. Хокук саклау...
-
“Ата–аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне” Республикакүләм акциясе уздырылды
Бүген Круглое Поле мәктәбе базасында "Ата-аналар тарафыннан БРИ тапшыру көне" Республикакүләм акциясе уздырылды. Акциянең максаты -ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру. Бу акциядә Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Кенәз, Новотроицк, Күзкәй, Комсомол, Калмаш, п.Новый, Түбән Суык-Су, Иске Абдул, Круглое Поле, Борды мәктәбе...
-
Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк
Ул 30 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 30 апрельдән 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, күзәтчелек хезмәте идарәсе башлыгы Сергей Сергев хәбәр итте. «Янгыннарның шактый...
-
Роберт Миңнуллин: Телне беркем дә "5"легә белә алмый
"Башкалар да белсеннәр: мин телгә битараф түгел, әйбәт беләмме-юкмы - анысы икенче мәсьәлә", - ди шагыйрь. Бүген татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшыручылар арасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да бар иде. Искәртеп үтик, имтиханны 30 лап кеше Казанның 127 нче урта мәктәбендә язды. "Үземне сынап карар, башкалар да үрнәк...
-
Быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 укучы тапшыра
9нчы сыйныфны тәмамлаучы 1475 бала туган телләрдән имтихан тапшырырга ниятли. Быел Татарстанда татар теленнән Бердәм республика имтиханын барлыгы 18 кеше тапшырачак. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова хәбәр итте. "Бу 18 кеше Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтына укырга керә, шуңа шушы...
-
#ТукайлыларТукайныУкый-“Кызыклы шәкерт” шигырен Тимерхан һәм Рамзан Галиевлар сәхнәләштерәләр Видео
#ТукайлыларТукайныУкый-флешмобның беренче катанашучылары Видео Комментарийларыгызны бу уңган,җитез егетләргә калдырырга онытмагыз!!!
-
Кечкенә тукайлылар үзләрен эзтабарлар ролендә сынап карадылар
Кызлар җәйге кечкенә сумкалар әзерләүдә мастер-класста катнаштылар. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Тукай районы Теләнче Тамак авылы китапханәсендә «Китаплы балачак» программасы буенча мавыктыргыч чаралар узды. Әйтик, «Шерлок Холмсның детектив агентлыгы» дип исемләнгән квест-уен үтте. Балалар Шерлок Холмстан килгән уйдырма хат буенча төрле кызыклы биремнәр үтәделәр. Аларга язучылар, әкиятләр исемнәрен...
-
Тукай районы курайчылары халыкара бәйгенең II дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнделәр
Казан шәһәрендә «Весенние проталины» дип исемләнгән вокаль-хор һәм традицион-иструменталь башкару буенча I халыкара конкурс үткәрелде. Казан шәһәрендә «Весенние проталины» дип исемләнгән вокаль-хор һәм традицион-иструменталь башкару буенча I халыкара конкурс үткәрелде. Әлеге бәйгедә Тукай районы Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Мизгел» курайчылар ансамбле (җитәкчеләре Нәзир Гыймазетдинов) чыгыш ясады....