16 июнь 2022 яңалыклары
-
Тизлекне сакламаган
13 июньдә, Яр Чаллы-Боерган-Минзәлә юлының 14 километрында – 2000 елда туган кыз, “Форд Фокус” машинасы белән Яр Чаллыдан Калмия авылы ягына барганда, юл йөрү кагыйдәсенең 9.1 һәм 10.1 пунктларын бозып тизлекне арттырып, идарә итү контрольен югалта һәм каршы полосага чыга һәм машина юл читенә төшеп каплана.
-
Мотоциклчы хастаханәгә барып җитте
10 июньдә, Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлында, 2000-нче елда туган үсмер Кавасаки ZX-9R мотоциклы белән Чаллыдан Түбән Кама шәһәре юнәлешендә хәрәкәт итә.
-
Исерек килеш идарә итү – җинаять кылу
"Эчкәч - руль артына утырмагыз", дигән әйтем һәрвакыт һәм теләсә нинди шартларда актуаль. Исерек килеш машина белән идарә итү барлык юлларда йөрүчеләрне зур куркыныч астына куя, бу гамәл җинаять санала. Тукай районы ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев әйтүенчә, кат-кат кисәтүгә карамастан, кайбер машина йөртүчеләр исерек хәлдә руль артына утыруны дәвам итәләр.
-
«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео
Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.
-
Ел дәвамында машина йөртүчеләрне нинди үзгәрешләр көтә?
Соңрак түләү Узган елның декабрендә Дәүләт Думасы яңа закон кабул итте. Аның нигезендә суд приставларына вазыйфаи затларның катнашыннан башка гына аларның бурычларын кайтарту мөмкинлеге бирелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен вакытында түләнмәгән штрафлар буенча бурычлар да автомат рәвештә алыначак. ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, штрафларның 80 проценты 20 көн эчендә түләнелә. Билгеле булганча, «тимер ат» хуҗаларына бу аралыкта штраф күләменең яртысын гына кайтару мөмкинлеге бирелә. Көттереп кенә түләүчеләр дә җитәрлек. Андыйларны махсус рейдлар оештырып та тоткарлыйлар.
-
Чираттагы «Тоннель» рейды узачак
20 июньдә Тукай районы ЮХИДИ инспекторлары чираттагы «Тоннель»рейдына чыга.
-
Кече Шилнә "Дуслык" лагеренда
Кече Шилнә авылы мәктәбендә канникуллар вакытында да балалар тавышы тынып тормый. Биредә «Дуслык» мәктәп яны лагере эшли.100 укучы ялларны таныш сыйныфларда үткәрә.
-
Юл төзелеше дәвам итә
Тукай районында Яр Чаллыны урап узучы федераль трассасының өченче этабы булган М-7ның яңа участогын төзү эшләре башланды. Озынлыгы-33 километр.
-
Җиде бала өчен
Туган балалар өчен Дәүләт торак фондының социаль ипотека программаларында катнашучыларга 200 мең сум күләмендә түләүсез субсидия бүлеп бирелә. 2022 ел башыннан республикада мондый түләүләрне 1035 гаилә алган.