15 декабрь 2021 яңалыклары
-
Салым бурычы күп
«Район халкының салымнар буенча 43 млн сум бурычы бар. Бу бик начар», – дип белдерде район башлыгы Фаил Камаев атналык киңәшмәдә салым мәсьәләсе турында.
-
Өлкәннәрнең прививкалы булуы кирәк
«Районда коронавирус белән авыручылар кими төшсә дә, ОРВИ белән чирләүчеләр саны арта бара. Көненә уртача 40-45 кеше сезонлы салкын тию белән район табибларына мөрәҗәгать итә», – дип хәбәр итте кичәге аппарат киңәшмәсендә районның баш табибы Галим Сабирҗанов.
-
Безнең зоотехник икенче урында
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында зоотехник селекционерларның 4нче республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
-
Янгынга каршы махсус режим кертелде
Татарстан Республикасында 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 январена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге чара Тукай районы территориясен дә үз эченә ала.
-
Мунча янган
Үткән атнада районда бер янгын очрагы теркәлгән.
-
Күмәк иммунитет өчен өлкәннәрнең прививкалы булуы кирәк
“Районда коронивирус белән авыручылар кими төшсә дә, ОРВИлы кешеләр саны арта бара. Көненә 42-45 кеше сезонлы салкын тию белән район табибларына мөрәҗәгать итә,“ – дип хәбәр итте кичәге аппарат киңәшмәсендә районның баш табибы Галим Сабирҗанов. Шулай ук ул короновируска каршы вакцинация турында да әйтеп үтте. Бүгенгесе көндә районда 36 меңнән артык кеше прививка ясаткан.
-
Урманнарга керсәң тәртип бозма
«Урманнарга барсаң, агачларның кәкересен түгел, төзен кис...» дип җырлыйлар халык җырында. Әмма хәзер урманда агач кисү түгел, анда һава сулап йөрергә дә рөхсәт кирәк. Быел җәй, эссе булу сәбәпле, урманнарга керү бөтенләй тыелган иде. Кыш көне дә урманнарыбыз сак астында. Бигрәк тә декабрь аенда, Яңа ел бәйрәмнәре җиткәндә, чыршы һәм нарат агачлары кисеп алырга теләүчеләр юк түгел. Андыйлар һәрдаим урманчыларның күзәтүе астында. Алабуга урманчылыгының Тукай районы бүлеге баш урманчысы Ирек Сафин белән шул хакта әңгәмә кордык.