15 июнь 2015 яңалыклары
-
Тукай районы артистлары Екатеринбургта Сабан туе үткәрүдә катнашты (фоторепортаж)
-
Рамазан аена намаз вакытлары
-
Коралны законсыз әйләнештән алалар
15 июньнән районда ату коралларын, хәрби кирәк-яракларны һәм шартлаучан матдәләрне законсыз әйләнештән алу максатыннан «Арсенал» дигән оператив-профилактик чара башланды. Ул 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Район буенча Эчке эшләр бүлеге мондый очраклар турында мәгълүматлы тукайлыларның 71-44-81 ышаныч телефоны аша хәбәр итүләрен сорый.
-
Изге Рамазан ае якынлаша
Уразага керергә санаулы көннәр калды. Дин тотучы мөселманнар аны көтеп алалар, алдан ук хәстәрләнү чарасын күрәләр. Быел изге Рамазан ае 18 июньдә башлана. Изге айның соңгы көне - 16 июль. 17 июньдә мәчетләрдә беренче тәравих намазы укыла. Ә менә 17 июльдә - Ураза бәйрәме. Фитыр сәдакасының күләме дә билгеле. Ул,...
-
Яраткан район газетасы өчен тавыш бир!
Татарстанда «ТАТМЕДИА» ның легендар брендлары" дип аталган бәйге игълан ителде. Анда "Легендар газета", "Легендар журнал", "Легендар телерадиокомпания" һәм "Легендар мультимедияле редакция" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Бәйгедә Тукай районының "Якты юл" газетасы да катнаша. Ул киләсе елда 40 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2015 елның 12 маеннан 15 сентябренә кадәр он-лайн тавыш бирү...
-
Хәрби хезмәткә чакыру буенча соравы бар икән – тукайлылар «кайнар линия»гә шалтырата ала
16 июньдә, сишәмбе көнне, хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарның хокукларын яклау һәм хокукый ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле «кайнар линия» үткәрә. Сораулары булган тукайлылар иртәнге сәгать 10нан кичке 5кә кадәр 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-89-15, 8 (843) 236-40-62 телефоннары аша шалтырата ала.