15 май 2017 яңалыклары
-
Халыкара гаилә көнендә Тукай районы Сәмәкәй авылыннан Исхаковлар Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты
- Халыкара гаилә көнендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ятим балаларны тәрбиягә алган 80 гаилә белән очрашты. Бәхетебезгә каршы, бу очрашуда безнең гаилә дә катнашты, - дип яза безгә Сәмәкәй авылыннан Альфира Исхакова. - Татарстанда тәрбиягә бала алган 1513 гаилә исәпләнә. Аларның 300е күп балалы гаилә булып санала. Бу...
-
Бәтке авылының ирекле янгын сүндерүчеләре бүләкләнде
Бәтке авылының ирекле янгын сүндерүчеләре республика күләмендә уздырылган «Иң яхшы ирекле янгын сүндерүчеләр командасы» күргәзмә-конкурсында өченче урынны яулап кайттылар. Аларга ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинның дипломы тапшырылды. Бәтке авылында ирекле янгын сүндерү командасында нибары ике кеше - Николай Апаков һәм Олег Бисеров эшли. Алар Бәтке,...
-
Тукай районы Яңа поселогының мәдәният йорты директоры беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Талантлы шәһәр» исеме астында Чаллы шәһәре мэры кубогына уздырылган фестиваль-конкурсның йомгаклау концерты булып узды. Анда безнең район данын яклап, «Нәфис сүз» номинациясендә Яңа поселогының мәдәният йорты директоры Сәрия Әхсәнова чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булып, беренче дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләккә сертификат белән бүләкләнде.
-
Тавык итеннән йомшак һәм бик тәмле котлетлар рецепты
Кирәк булачак: 1 кг тавык ите, 3 пачка эретелгән сыр (плавленый), яшел суган, укроп, петрушка, 1 йомырка, сарымсак, 2 кашык каймак яки майонез, тәмләткечләр. Пешерү тәртибе: Ит, сыр, суган, сарымсак, укроп-петрушканы иттарткыч аша чыгартабыз. Фаршка йомырка, тоз, тәмләткечләр салып, яхшылап болгатабыз. Фарштан кечкенә котлетлар ясыйбыз да, кызган майлы табада пешереп...
-
Тукай районы Ташкичү авылында оештырылган күргәзмә үз эшен төгәлләде
Ташкичү авылының һөнәрчелек йортында «Тукай безнең йөрәктә» исемле күргәзмә үз эшен төгәлләде. Габдулла Тукай тууына багышланган бу күргәзмә Фәридә Әхмәтфатыйх кызы Әшрафуллина кул эшләреннән җыелган иде. Аның матур һәм зәвык белән эшләнгән кул эшләре, төрле төрле композицияләр - «Шүрәле», «Су анасы», «Кызыклы шәкерт» һ.б. бар иде анда. Шуларга өстәп, һәр...
-
Тукай районы ветераны Казаннан алып кайткан уй-кичерешләре белән уртаклашты
Шушы көннәрдә Күзкәй авыл җирлегенә караган Югары Байлар авылының тыл ветераны Мулламөхәммәт Закирҗанов Казан шәһәрендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәмдә катнашып кайтты. Бәйрәмнән алып кайткан күңелдәге хисләрен, уй-кичерешләрен ул Күзкәй авылының урта мәктәбе укучыларына да бик теләп сөйләде.
-
«Иске Казан түгәрәк уены»нда Тукай районыннан алты коллектив җиңүче
Биектау районының Шәпше авылында үткән бөтенроссия «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваль-конкурсында районның фольклор коллективлары һәм аерым солистлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты. Боерган авыл җирлегеннән мөнәҗәтләр дуэты белән Кадрия Нәбиуллина һәм Фәйрүзә Габидуллина, Күзкәй авылыннан «Тамчы» балалар фольклор ансамбле - беренче урынга, Иске Җирекленең «Җакын туганнар» керәшен фольклор коллективы,...
-
Салым түләргә кирәклеге хакындагы хат килмәсә, тукайлыларга нишләргә?
Салым түләргә кирәклеге хакындагы уведомление хат белән килмәсә, тукайлылар нишләргә тиеш? Бу сорауга ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясе җавап бирә. Салым уведомлениеләре почта аша берничә очракта җибәрелми. Беренчесе - салым объекты булган гражданинның салымны бөтенләй түләмәскә хокук бирүче ташламалары булганда. Икенче очрак - салым күләме 100 сумнан кимрәк булганда....
-
Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре полонез биеде
12-14 май көннәрендә Тукай районы Кече Шилнә авылында «БиблиоЯЗ» район фестивале гөрләп узды. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, район мәдәният бүлеге оештырган әлеге фестиваль кысаларында «Безнең үткәннәр - безнең киләчәк» дип исемләнгән олы чара үтте. Фестивальдә түбәндәге бәйгеләр оештырылды: «Җиңү язы» - фотосурәтләр, «Рус халык уенчыгы», «Патриотлык - ул...» инша бәйгесе,...
-
Тукай районы Кнәз авыл җирлегендә зәңгәрсу төстәге чыршылар утырттылар
Кнәз авыл җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Волонтер" яшүсмерләр клубы мәдәгият йорты каршында 25 төп зәңгәрсу төстәге чыршы һәм туя агачы утыртты. Балаларның һәрберсе дә агачларны сак кына итеп утыртты, сулар сипте, чыршыларны ел әйләнәсендә карап барырга сүз бирде.